erid:2VtzquqpS7d
Исәннәрнең кадерен белик
Арча яңалыклары

Исәннәрнең кадерен белик

Арчада сугышта катнашкан каһарманнарның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып, мәдәният хезмәткәрләре урамда концерт куйды.

Район башлыгы Илшат Нуриев үзе котлады ветераннарны.

8 майда иртәдән тотындылар. Алар: Мәхмүт Галиев, Госман Габдрахманов, Үзбәк Сабиров, Барый Муллагалиев, Исхак Хәбибуллин, Шәрифҗан Шафиков...

Фронт җырлары аерата күңелгә тиде... Кемдер шыпырт кына елады...

Исәннәрнең кадерен белик!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев