erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлларда иминлек өчен

16 февральдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ренат Гатиятов алып барды.

Утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ренат Гатиятов “Арча муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе директоры Эльмира Сафина, Арчаның  10 номерлы балалар бакчасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәния Гыйззәтуллина, юлларда авырлык – габарит контролен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Олег Космаков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин комиссиянең еллык эшенә уңай бәя бирде, шул ук вакытта булган җитешсезлекләрне, аларны бетерү юлларын күрсәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев йомгаклау сүзендә районда юл иминлеген тәэмин итү буенча, күп эш башкарылуын билгеләп үтте, алда торган бурычларга тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X