erid:2VtzquqpS7d
Кабаттан әбиләр чуагы башланачак
Арча яңалыклары

Кабаттан әбиләр чуагы башланачак

КФУ профессоры Казанда кабат әбиләр чуагы башлану вакытын атады

Бу атнада Казанда кабаттан әбиләр чуагы башланачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.  

«Бүген Казанда тәүлеклек уртача температураның күпьеллык климатик нормасы 6 градусны тәшкил итә. Ул нормадан 5-6 градуска югары, бу зур аномалия. Хәзерге вакытта һава торышын югары басымлы антициклон билгели. Циклон Скандинавиядә, шуннан безнең территориягә фронталь система тартыла һәм алдагы көннәрдә без җылы секторда булачакбыз. Бу үзенә күрә әбиләр чуагының дәвам итүе, чөнки температура югары, явым-төшемнәр юк», — диде ул.

КФУ профессоры искәрткәнчә, әбиләр чуагы — һава торышы бозылып алганнан соң, кояшлы һәм коры көннәр урнашу ул. Безнең киңлекләрдә бу күренеш еш кына октябрьнең икенче яртысында күзәтелә. Быел Казанда җылы һава торышы сентябрь ахырында башланып ике атна диярлек дәвам итте. Соңыннан салкын фронт килеп бераз суытты.

«Бу атнада һава торышы әбиләр чуагына туры килә диярлек. Климатик исәпләүләр буенча, 12-14 көннәрендә тәүлеклек уртача температура 5-6 градусны тәшкил итәргә тиеш, әмма сизелерлек аномалия фаразлана. Бу атна аномаль җылы булачак», — диде Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Казанда көндез 16 градуска, 9 октябрьдә 18 градуска кадәр җылытачак. Ике көндә дә кояшлы булачак. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-10-2020/kfu-professory-kazanda-kabat-bil-r-chuagy-bashlanu-vakytyn-atady-5777069

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре һава торышы

Нет комментариев