erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Канәфернең файдасы

Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.

Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.

Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй калагы бал белән чәйнәргә кирәк.

Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.

Канәфердә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлаучы, яңалары барлыкка килүдән саклаучы эвгенол матдәсе бар. Гаиләдә рак белән авыручы булганда, чирне кисәтү максатыннан канәфер белән дуслашыгыз.
10 бөртек канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчегез. Салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмәссез. Борын тыгылганда тамызырга да мөмкин.

Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән, ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире каһвәдән ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Фото: "Саулык. Татар халык медицинасы".

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kan-fer-n-rs-d-n-faydali-287449/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X