Ныклап төзекләндерелгәннән соң Арча районы мәгариф идарәсе бинасы ачылды
Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин педагогларны һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады
Арчада капиталь төзекләндерелгәннән соң район мәгариф идарәсе бинасын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, шулай ук район мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.
.jpg)
Тантананы ачып, Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин педагогларны һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады.
– Сез бөтен гомерегезне, сәламәтлегегезне, күңел җылыгызны шушы һөнәргә багышлап, аның нәтиҗәләрен күрергә лаек кешеләр. Мәгариф идарәсе бинасы – сезнең уртак эш мәйданы. Биредә киңәшмәләр, очрашулар уза, мөһим карарлар кабул ителә. Шуңа күрә хезмәт өчен уңайлы шартлар тудырылуы бик әһәмиятле. Бу юнәлештә район җитәкчелегенең өлеше зур. Яңа уку елы алдыннан безнең төп теләк – илебездә тынычлык, күгебез аяз булсын, балалар иминлектә белем алсын, – диде министр.
Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов районда ел саен республика программалары нигезендә киң колачлы төзекләндерү һәм төзелеш эшләре башкарылуын билгеләп үтте.
.jpg)
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм республика Мәгариф министрлыгына мәгариф өлкәсен үстерүгә һәм заманча шартлар тудыруга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара ахырында кунаклар капиталь төзекләндерелгән бинаны карап чыкты һәм анда тудырылган заманча эш шартлары белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев