erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин

Татарстанда атна ахырына кадәр карлы-буранлы һава торышы сакланачак

Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин.

«26 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгышка күчүчән көньяктан исүче уртача тизлектәге җил көтелә», — диелә башлангыч фаразда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Температураның кискен тирбәлешләре көтелми. Төнге сәгатьләрдә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрьдә көндез термометр баганалары -3 градустан, ә 26 ноябрьдә -6 градустан түбәнрәк төшмәячәк. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, карлы һәм буранлы һава торыша атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төнлә — 5-10, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын булачак.

 Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-11-2020/tatarstanda-atna-ahyryna-kad-r-karly-buranly-ava-toryshy-saklanachak-5787677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре һава торышы

2
X