erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайбер кешеләр диспанцеризация үтмәячәк

Профилактик медицина тикшерүенең яңадан башлану вакыты турында хәбәр ителми.

Россиядә коронавирус инфекциясе аркасында өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыруны вакытлыча туктаттылар. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралмасын өчен, Россия Федерациясе территориясендә өлкән яшьтәге кешеләрне Бөтенроссия диспансерлаштыруын вакытлыча туктатып торырга», — диелгән документта.

Карарда шулай ук Мәҗбүри медицина иминияте федераль һәм территориаль фондларына, иминият медицина оешмаларына һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Росздравнадзор) диспансеризация уздыруның туктатылуы турында халыкка хәбәр итәргә кирәк, диелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Профилактик медицина тикшерүен яңадан башлау вакыты турында хәбәр ителми. Туктату вакыты РФ Хөкүмәтенең аерым күрсәтмәсенә кадәр гамәлдә булачак, дип искәртелә.

https://tatar-inform.tatar/news/health/23-03-2020/covid-19-arkasynda-lk-n-yasht-gel-rne-dispantserizatsiyal-vakytlycha-tuktatyldy-5731017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X