erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайгылы хәбәр: Венер Хисамиев вафат (ВИДЕО)

Якташыбыз арабыздан китте

Матур итеп биеп кенә яшәгән җиреннән Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара фестивальләр лауреаты Венер Хисамиев вафат булды. Озак еллар хореография укытты, тырыш хезмәткәр, яхшы иптәш булды. Авыр, көтелмәгән кайгы...

1957 елда туган. 2 апрельдә 64 яшь туласы иде. Туган көне алдыннан китеп барды...

--Гомер үлмәс Венер бит ул! - дип, шок хәлендә күпләр. - Коронавирус белән авыртканмы әллә? Вакцина ясатканмы?

Белештек. Коронавирус белән авыртмаган. Вакцина ясатмаган.

Буген иртэ белэн дэреслэрен дэ уткэргән. Әтнәгә туган авылына кайткан булган. Әти-әнисе мәрхүмнәр, туган йорт буш торган. Әмма Венер кайтып йөргән. Күршелэре чэй эчәргә чакырган. Чишенгәндә начарланып киткән...  Казанга моргка алып киткәннэр. Сәбәбен ачыкларга.

1986 елда Арчага яшь белгеч Венер Хисамиев кайткач, директор Альберт Гайнетдинов белән икесе хореография бүлеген ачып җибәрәләр. Ә нинди сәләтле хореограф иде ул! Күпме балаларны биергә өйрәтте!

-Ачык, пунктуаль, ярдэмчел, сабыр кеше иде ул Венер Гайнетдинович. Уз эшенең остасы. Хореографиянең бетен  нечкэлеклэрен белүче  профессионал, - дип сөйли хезмәттәше, хореограф Зилә Азатовна.

Хореограф -- җаваплы хезмәт. 2019 елның маенда болай дип язганбыз "Бу көннәрдә Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары бара Шундыйларның берсе — хореографлар Венер Хисамиев һәм Зилә Мортазина әзерләгән биюче балаларның чыгышларын карадык. Рәхәтләнеп карадык. Әти—әниләр, әби—бабайлар да күп килгән иде. Һәркайсының үз баласын сәхнәдә күрәсе килде. Укытучыларга да әти—әниләр каршында хисап тотуы җиңел түгел. Ел буе биергә йөргән баласы сәхнәдә ничек бии? Афәрин, концерт шәп килеп чыкты! Рәхмәт хореографларга! Әти—әниләр үз балалары белән горурланып утырдылар"

Арча халык театры артисты да иде ул. Аның уйнаганын тамашачы ярата иде. Венерның үзенә генә хас рольләре бар иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гел егетәрчә, җиңел гәүдәле булды. Елмаерга, шаяртырга яратты.

Авылга ял кеннэрендэ гел кайта иде. Жэйге каникулда бик ярата иде бал кортларын карарга. Бал аертырга. Чэчэклэр устерергэ. Саф һавада. Уз йорты белэн торырга яратты, куршелэр белэн дус яшэде.

Өйләнмәде. Ә нинди гаилә кешесе булыр иде ул! Күрәсең, язмыштыр...

Алар өч ир туган. Бер абыйсы Чаллыда. Тагын бер абыйсы гаиләсе белән Арчада яши.

Безнең күңелләрдә Венер Хисамиев якты бер кеше булып кала. Ул дәртләнеп бии, вальс әйләнә, шаярта, көлә... Әнә шулай.

"Әйләнә карусель, әйләнә” көенә ап-актан киенгән ике пар вальска чыкты, эх, аларга кушылып, вальс әйләнәсе, бөтереләсе килә!" Венер турында әнә шулай яза идек. Ул балалар белән генә түгел ветераннар белән дә эшләде. "Сәнгать мәктәбендә ветераннар белән Венер Хисамиев шөгыльләнә. Шунда йөри башладым. Барасы килеп тора". -- дип куанып сөйләгәннәр иде ветераннар.

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, Венер Гайнетдинович...

Видео--2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун ???

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X