erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Каз өмәсе-авылның бизәге !"

Курса Почмак авылында эшчән тырыш халык яши.Тикмәгә генә борынгыдан килгән бер мәкаль яшәмәс иде безнең көнгә кадәр."Курса Почмак такы -токы,күрше авылда татлы йокы".

Курса Почмак авылында халык кош кортны күпләп үстерә.Бу гаиләләрнең тырышлыгын,уңганлыгын , мул тормышта яшәвен күрсәтә.Курса Почмак авылының бердәмлеге дә күрше авыл халкын көнләштерерлек.Бу хәзерге  болгавыр,акча коткысына бирелгән халык заманында да "кулалмаш","йорт салу өмәләрендә" халык катнаша.Каз өмәләре аз каз асраган йортларда йорт хуҗалары белән узса,күп каз асраган гаиләләрдә халыкны җыеп өмә оештыруны үзе тәлап итә.100 казны эш итү күп хезмәт һәм көч сорый.Ә шулай да каз өмәсе -авыл тормышының бизәге ул.
  Иртән хуҗалыкта эш кайный.Күзеңне ертып сәгать биштән торасың да,ятагыңнан уң аягыңа басып ,бисмиллаңны әйтеп ,хәерле көн теләп урныңнан кузгалып китәсең.Башыңда мең төрле уй кайный.Эшне кайдан тотып башларга.Мунчаңа ягып җибәреп су кайнарлыйсың,ашау- эчү ягын кайгыртасың,сугымчы,өмәчеләреңне барлыйсың.Кош кортларны оныкларың белән бергәләп су буена су коендырырга алып төшәсең.Ватсапта үзем булдырган авыл группасына бер -ике көн элек "20нче октябрь көнне миндә каз өмәсе,киләсе килгәннәр рәхим итегез"дигән игьланыма халык җавапсыз калмады.Ишек алды тутырык халык ходаема мең шөкер.Көн дәвамында өмә гөрләде.Күршем Минҗан Хузиевич белән улым Эльмир казларны чалып тордылар.Казны чалуны Минҗан абый йоласына туры китереп,хәләл ризык  итеп чалды.Каз канатларын алып эшкәртергә  мәдәният хезмәткәре Фасхиева Сәриягә тапшырылды.Каз канатын уникегә хәтле санап арып беткәндер мөгәен,чөнки унике канаттан соң гына канат буынга туры килеп тиз киселә.Кызларыбыз җырлый җырлый казларны мамыктан арындырдылар.Егетләр гармоннарда уйнап өмәчеләр күңелен күрде.Шундый егетләр янында кызлар сер бирмичә тырышып,берсеннән берсе уздырып эшләделәр.Казның эчен башын алу бик четерекле. Бу эшне үземә тапшырырга булдым.Кабырга каннарын алу,җен юллары өзелеп калмаганмы,бавырын алганда үтне дөрес аралау,бүтәкәне чиста итеп эшкәртү болар барысы да дин тәләпләренә туры килергә тиеш.Дин инде ул безнең чисталык .Казның белмим башкалар эчәгесен алалармы юкмы,ләкин мин үзем алам.Тәпигә урап сарымсак белән пешерү,иттарткычтан эчәкне кайнарлаганнан соң чыгарып бәрәңге,суган,кабачки борыч,тоз һәм он салып коймакларын пешереп тәмләп ашыйбыз.
  Аш су өстәлен авылдашым Гүзәл Абдуловна тезде.Эш беткәннән соң тәмләп самовардан тәм том белән чәй эчелде.Бәлеш пешерүнең осталары  Филсинә Котдусовна һәм Резедә күршем.Ул каз бәлешенең тәмнәре.....инде менә бу юлларны сырлаганда кичәге каз бәлешенең тәме авыз суын китерде.Күршем Фәнизә апа каз мамыгыннан мендәрләр һәм май канатлары ясап торды.Һәр эшнең үз остасы.Курса Почмак авылында кемнең генә "Рәвия коймагыннан "авыз иткәне юктыр?Каз коймагын бүгендә безгә Рәвия ханым әзерләп торды.Искитәрлек бу челтәрдән үрелелгән сыман тәмле каз мае белән майланган коймак аш су өстәленең мөһим ризыгы да булды.Иске Масрадан менгән Хасанова Флүзәбез өмәнең үзешчән артисты.Кызларыбызны үз артыннан ияртеп моң дәрьясына алып кереп,өмә эшен җиңеләйтеп җырлатып эшләтте.Гармунчыларсыз өмә буламы соң?Кызларыбыз яшь булгач,яшь гармунчы егетләребезне Арча педагогик көллияттән чакыртырга туры килде.Рәхмәт Лилия Надыйровнага гозеребезне кире какмады.Булачак сәхнә йолдызлары,таланлы егетләр  Илназ һәм Әмиргә уңышлар теләп калабыз.Су буенда каз юу эшләре беткәч,күңел күтәренкелеге өчен  "Чума үрдәк,чума каз"уены да уйнап алынды. Бу уеннарны өйрәткән мәктәп коллективына Нурзилә Бариевнага олы рәхмәтемне җиткерәм.
  Безнең су буеннан туңып кайтышыбызга ишек алдына тәмле бәлеш,коймак исләре хуш ис тараткан .Чыҗлап торган самовар безне сабырсызланып көтеп тора. Көянтәләребездән казларыбызны изге теләкләр тели -тели Гүзәл апа салдырды да чәй өстәле артына безне дәште.Бердәмлектә безнең көч,күмәкле эш таркалмас,авылларда тырыш халык яшәгәндә "Каз өмәләре"әле гөрләр.Кош грипплары гына инде таралмасын ходаем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мотыйгуллина Вәсилә.Курса Почмак авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X