Биектау районының 43нче чакрымында «Форд Фокус» белән «Рено Логан» автомобильләре бәрелешкән.
8 февральдә булган һәлакәттә алты кеше зыян күргән. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
Шаһитлар сүзләренә караганда, чит ил машинасында яшь парның үз туйларына барулары булган.
Авария нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән. 29, 55 һәм 59 яшьлек өч ир-ат, 20, 23 һәм 25 яшьләрдәге өч затын-кыз хастаханәгә озатылган.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/z-tuylaryna-barganda-avariyag-elkknnr
Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев