erid:2VtzquqpS7d
Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде
Арча яңалыклары

Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде

Истәлекле көн.

18 майда Казанбаш мәктәбенә шушы мәктәптә укыган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелүгә багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов, язучының кызы Наилә Ахунова, язучылар, шагыйрьләр катнашты. Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелүе турындагы истәлек тактасын ачтылар, аннан соң тантананың төп өлеше башланып китте. Укучылар әдипнең тормыш юлын чагылдырган күренешләрне бик матур итеп күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар. Чыгыш ясаучылар язучы турындагы истәлекләрне сөйләделәр, мәктәпкә китаплар бүләк иттеләр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев