erid:2VtzquqpS7d
Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән
Арча яңалыклары

Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән

Өч машина катнашындагы юл һәлакәте кичә кич булган.

Казанда Җиңү проспектында күмәк юл һәлакәтендә яшь бала зыян күргән. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Җиңү проспектында машина йөртү таныклыгы булмаган 23 яшьлек егет күмәк юл-транспорт һәлакәте ясаган. Ул сулга борылырга уйлаган, әмма моның өчен иң кырыйдагы полосага күчмәгән.

Нәтиҗәдә борылганда аннан уң якта хәрәкәт итүче «Шевроле» автомобиленә бәрелгән. Бәрелешкәннән соң «Шевроле»не йорт ишегалдыннан чыгып килгән тагын бер машинага бәрелгән.

Күмәк юл һәлакәтендә «Шевроле» автомобилендәге 5 айлык бала зыян күргән. Башы җиңелчә җәрәхәтләнгән балага медицина ярдәме күрсәткәннәр. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-01-2021/kazanda-i-prospektynda-k-m-k-yul-lak-tend-yash-bala-zyyan-k-rg-n-5796884

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев