Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Казанда үзизоляциядән соң 1нче йөгерү ярышлары

    Үзизоляция режимыннан соң...

    Казан, 2 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда үзизоляцияләү режимыннан соң беренче тапкыр күмәк йөгерү ярышлары узды. «ЗаБег.РФ» Бөтенроссия ярыммарафонында 800гә якын кеше катнашты. Оештыручылар ярыммарафонны имин уздыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырды, әмма барысын да контрольдә тотарга мөмкин түгел иде.

    Реклама

    «Бүген һава торышы катнашучылар өчен генә түгел, ә оештыручылар өчен дә көтелмәгән булды. Шуңа да карамастан, сагынган йөгерүчеләрне бу гына туктата алмый», — дип уртаклашты TIMERMAN йөгерүләр сериясе директоры Вадим Янгиров.

    Йөгерү ярышлары 1 км, 5 км, 10 км һәм 21 км дистанцияләрдә узды. Барлык катнашучылар да ярышларга битлек һәм перчатка киеп килде 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: