erid:2VtzquqpS7d
Казандагы Арча ярминкәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады
Арча яңалыклары

Казандагы Арча ярминкәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады

Арчаларның ярминкәдә күрсәтерлек нәрсәләре күп.

15 апрельдә арчалар Казанда  "Агропарк"та оештырылган ярминкәдә катнашты. Ярминкәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов карады. Рәисне район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм сәүдә нокталары буйлап таныштырып озатып йөрде. Ярминкәдә Яңа Кенәр, Үрнәк, Яңа Кишет авыл җирлекләре, "Аю" агрофирмасы, "Заря" агрофирмасы, "Ашыт", "Кишет", "Кызыл Яр", "Кырлай" агрофирмасы ширкәтләре катнашты. Һәм шулай ук Альберт Галәветдинов, Айзат Сәләхов, Айдар Исламов, Ләйлә Минһаҗева крестьян-фермер хуҗалыклары, колперативлар берлеге үз продукцияләрен ярминкәгә алып килделәр. Арча сыр заводы, Арча балык хуҗалыгы, Арча сөт комбинаты, Арча урман хуҗалыгы, "Кырлай икмәге" оешмалары җитештергән продукцияләр дә сатуда булды. Барлыгы 20 ноктада сәүдә иттеләр. Бәрәңге, ит һ.б. продукция мулдан килде. Биш ноктада парлы сөт, ике ноктада хәйрия чәе сатылды. 40 тонна ашлык алып бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре җырлап, сатып алучыларга бәйрәм рухы бүләк итте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев