erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанкадагы фаҗига

Журналист блокнотыннан

1981 елның 24 июлендә Казанка авылында тетрәндергеч вакыйга булды.

– Мин бу көнне иртәдән басуда идем, – ди авылның имам-хатыйбы Фәнәвил Мусин. – Коточкыч хәбәрне комбайннар янында вакытта ишеттем. Мин авылга кайтып җиткәндә халык умарта күчедәй тузгый иде...

Шушы көнге фаҗигадә 48 яшьлек әтисе Рәфкатьнең гомере өзелгән, хәзерге вакытта “Райтоп” оешмасында баш хисапчы булып эшләүче Сәрия Гарифҗанова әлеге аяныч хәлләр турында күз яшьләре аша сөйли.

– Мин Казандагы туганнарга кура җиләге илтә киткән идем, – ди ул. – Мин кайтканда әтинең, 14 яшьлек Рәфыйкның, яңа армиядән кайткан 21 яшьлек Илфатның гәүдәләрен коедан чыгарып сузып салганнар иде инде...

Аяз көндә яшен суккандай килеп чыккан, Казанканы гына түгел, бөтен районны күтәргән хәл болай була.

Әлфинур исемле ханымның суыткычы ватыла. Ул шуны кайгыртып Арчага китә. Боларның бакчасында карлыган куаклары күп, 14 яшьлек Рәфыйк исемле малай апасы белән карлыган җыярга кала. Хуҗабикә кире кайткач коега төшергән 3 литрлы банканы (анда 1 литр сөт була) алырга уйлый.  Әмма банка су тулы чиләктә чайпалып төшеп кала. Әлфинур ханым карлыган җыю белән мәшгуль булган малайны утыртып коега банканы алырга төшерә башлый. Рәфыйк бер-ике метр төшүгә, чиләктән ычкынып, егылып төшә. Ыгы-зыгыны ишетеп кеше җыела, башларында бер генә уй: тизрәк малайны коткарырга! Аста мәкерле газ булу ихтималы берәүнең дә башына килми.

Бу вакытта гараж төзү белән мәшгуль булган 48 яшьлек Рәфкать тә чиләккә утырып коега төшеп китә һәм ул да беренче төшкән малай язмышын кабатлый. Хәзер алар коеда икәү, батып үлгәнче коткарырга үзләрен!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Армиядән яңа кайткан Илфат ике дә уйламый, төшәргә җыена. “Улым, төшмә!” – дип өзгәләнеп караган әти, – дип сөйләде Илфатның энесе Илшат Ибраһимов. – “Мин төшмәсәм, кем төшәр анда, әти?” – дип әйткән дә, төшеп тә киткән”.

Хәзер инде коеда өчәү булдылар. Дүртенче булып Мансур дигән кеше төшәргә җыена. Аны инде яхшылап бәйләгән булалар. Бераз төшүгә, сулыш алу авырая башлагач, ул кире чыгарыгыз дип кычкырырга өлгерә.

Мәетләрне Казаннан чакырылган коткаручылар чыгара, җәйге матур көндә зиратта өч кабер барлыкка килә.

Ярсыган халык малайны коега төшергән, өч кешенең гомере өзелүдә сәбәпче хатынны җәзага тартуны таләп итә. Автобуска төялеп килгән милиционерлар аны “самосуд”тан коткарып, Арчага алып китә.

Әлеге ханымны хөкем иттеләр, колониягә озаттылар. Күп балалы бу йорт бушап кала, анда хәзер башка кешеләр яши...

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X