erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелле яллар сезгә!

Балаларның җәйге ял вакыты да килеп җитте. Лагерьлар эшли башлады. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы хезмәткәрләргә балаларның имин ял итүен тәэмин итү мәсьәләсе йөкләнә. Лагерьда көн тәртибен дөрес оештыру, балаларны игътибарсыз калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрергә киңәш ителә. Куркыныч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы хезмәткәрләр үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннар зарядкага махсус билгеләнгән урыннарда гына куелсын. Эвакуация, бинадан чыгу юллары ачык булсын.

Зурларга ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм янгын сүндерү җайланмасы белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында янгыннар олылар

гаебе белән дә килеп чыга.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада куркынычсыз урынга урнаштырырга кирәк. Мөмкинлектән чыгып, янгынны сүндерергә тырышырга. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын вакытында 01, 101, 112, 3-59-01 номерларына шалтыратырга. 

 Илгизәр Исмәгыйлев,

 Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X