erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәис Шәкүров: " Кем иртә чәчә, шул отачак..."

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров бәрәңгене майның беренче ун көнендә үк, җирдә дым булганда чәчеп бетерергә киңәш итә. Майның соңгы көненнән алып июнь урталарына кадәр яңгырлар яумаячак һәм эссе булачак, ди ул...

 

Гомумән җәй айларында яңгырлар сирәк булыр дигән фараз бар. Августның 14-15ләрендә көчле кырау да булырга мөмкин икән әле. Аныңча бәрәңге тизрәк өлгерергә тиеш, ди Рәис абый.
Май бәйрәмнәре дә эссе булыр дип өметләнеп булмый. Айның беренче ун көнендә яңгырлар явачак. Икенче ун көне коры булып, һава температурасы 20-25 градуска җитәчәк. Соңгы ун көнендә тагын яңгырлар һәм салкынча көннәр көтелә. 
Мин шалтыратканда, Рәис абый печән җирләрен тырмалатып йөри иде. Иртәгә бәрәңге утыртабыз, диде ул. Узган көздә берничә бәрәңгене җиргә күмеп калдырган булган. Билгеле бер сәбәпләр белән бер түтәл суган да калган. Октябрь ахырында сарымсак утырткач та, икенче көнне бик каты туңдырган. Рәис абый, кыш та суык булгач, барысы да өшегәндер инде дип уйлаган. Ни хикмәт, кышны барысы да исән-сау чыккан. 
– Үзем дә гаҗәпләнеп йөрим, бәрәңгене казып алган идем, борынлаганннар да инде. Суганнар туфрак өстендә ятып та өшемәгән. Бигрәк сәер ел бу. Унҗиде ел буе һава торышын күзәтеп, теркәп барам. Бу ел берсенә дә ошамаган. Күңелгә ятып бетми әле, – дип көрсенде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/brgene-kem-irt-chch-shul-otachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X