erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты

Кешеләрне тупладың да, эш бетте, дигән сүз түгел ул.

“Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.

Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды.

Кичә театр нәрсә ул? Сценарий авторы һәм алып баручы Дилә Абдуллина очрашу темасын ачуны аның тамырыннан ук башлады. Чыннан да, кичәге театр белән бүгенгесе нәрсә белән аерыла соң? Әллә аерылмыймы? Һәркем җавапны үзенчә бирергә тырышты. Әмма асылы бер булып чыкты – театр гаҗәеп серле бер дөнья, кеше күңеленә ял гына биреп калмый, тәрбия бирү чыганагы да булып тора. Нинди генә катлаулы заманнарда да ул үз эшен туктатмаган, кеше күңеленә дәва, өмет, ышаныч биргән.

Бу чарада тормышларын театр белән бәйләгән, төп хезмәтләре икенче булса да, шул дөньяда яшәгән, тәм тапкан, яраткан тамашачыларын матур-матур образлары белән куандырган өлкән артистлар белән яшь буын сәхнә йолдызлары катнашты. “Җидегән чишмә” кырык елга якын сәхнәдә булса, “Яшьлек“ әле шытып кына килүенә карамастан, чәчәк атарга да өлгерде инде. Ике коллектив, әмма аларны сәхнә берләштерә.

Очрашу шушы ике коллектив аралашуы булды. Театрларның төзелү тарихы, репертуар сайлау, режиссер осталыгы, сәхнә киемнәре, сәхнә теле, бизәлеше, яратып уйнаган рольләр – барысы да телгә алынды. Өлкән буын яшьләргә киңәшләрен бирде, бер театр дөньясына кереп киткән икән, алга таба театрдан аерылмаска, иҗади үсештә булырга өндәде.

 Алып баручы Дилә Абдуллина артистларның сәхнә осталыкларын иҗади бирем белән тикшереп карарга булды. Ул уенда катнашучы һәр артистка роль бүлеп бирде, үзе укыганнары күрсәтеп барырга кушты. Әтәч тә, эт тә, мәче дә булырга туры килде артситларга. Таң ата, кыз  ишек алдына чыга. Аның янына тавыкларын ияртеп әтәч йөгереп килә. Шунда эте өреп сәлам бирә. Ялкау гына атлап песи чыга, аяк астында сырпаланып йөри башлый. Әби тавыкларга җим, песигә, эткә ашарга бирә. Кызын иртәнге чәйгә чакыра. Менә шундыйрак күренеш. Җайлы гына кебек, әмма аны сәхнә кануннарына туры китереп уйнау бик җиңел димәс идек.

Бу күренеш чараны җанландырып җибәрде. Ике арада дуслык күпере ныгуга этәргеч тә булды. ”Яшьлек“ театр студиясе артистлары М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзек уйнап күрсәтсә, ”Җидегән чишмә” халык театры артистлары Харис Сафин белән Гөлнара Гыйниятуллина спектакльләрдән күренешләр тәкъдим итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан сүз “Җидегән чишмә” театры артистларына  бирелде. Артист булуга нәрсә этәргеч ясады? Иң беренче, иң яраткан ролегез нинди? Артист булу өчен әдәбияттан башка, тагын нинди фәннәрне яхшы белергә кирәк? Кайсы югары уку йортларында укырга мөмкин? Сез үзегез куйган рольләрдән  канәгатьме?

Кырык елга якын гомерен театрга багышлаган Харис Сафин да, берничә ел элек кенә коллективка кушылып китеп тә үзен уңай яктан күрсәтергә өлгергән Гөлнара Гыйниятуллина да, яшь актриса Адилә Әхмәтҗанова да, театр җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиев та яшьләргә фикерләрен әйтеп, теләкләрен җиткерде.

“Яшьлек ”театры коллективы җитәкчесе Флера Шакирова һөнәре буенча режиссер да, сценарист та түгел. Ул – музыка белгече, педагогика көллиятендә музыка укытучысы. Әмма Флера ханымда чын оештыручы сәләте калкып чыкты. Кешеләрне тупладың да, эш бетте, дигән сүз түгел ул. Бик мәшәкатьле, түземлек, тырышлык таләп итә торган хезмәт. Флера Шакирова бу өлкәдә дә үзен талант иясе итеп танытты.

“Яшьлек” театр студиясе берничә ел эшләп килә. Шул вакыт эчендә төрле эчтәлектәге – комедия дә, трагедия дә, драма да –  спекакльне сәхнәгә чыгарды. Тик нинди көч белән?! Уку йорты булгач, коллектив ел да алышынып тора, инде әзер артистлар чыгып китә, яңалар килә, аларны өр-яңадан өйрәтергә кирәк. Каршылыклар да туып тора. Профессионал дәрәҗәдә уйнарлык спектакль чыгару өчен Флера Шакирова үзе хәтта түләүле курсларда укып кайта. Чөнки характеры буенча ул башкарган эш һәр яктан килгән, бер җиренә дә бәйләнә алмаслык, һәркемнең күңеленә хуш килерлек булырга тиеш. Быел тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән  “Галиябану” спектакле моның ачык мисалы. Аның чыгышыннан менә шулар аңлашылды.

Яшь артистлар да чыгыш ясады ул көнне. Сорауларга җавап та бирделәр. Мәсәлән, комедия уйнау җиңелме, әллә трагедия, драмамы, дигән сорауга комедия уйнавы авыр булуын әйттеләр. Көллиятне тәмамлагач профессионал сәхнәне сайларга теләүчеләр булырмы, дип кызыксынуга, бу заманда артист акчасына яшәве авыр дип җавап бирделәр. Һәм башкалар. Аларның төпле фикерләре сокландырды да хәтта.

Әнә шундый кызыклы да, файдалы да очрашу килеп чыкты. Ул осталык класслары белән дә баетылды.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X