Реклама
Хушыгыз, Альберт Салахович!
Бүген иртәбез кайгылы хәбәр алудан башланды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең иң өлкән хезмәткәре, бөтен гомерен әлеге мәктәпкә багышлаучы, сәнгатькә гашыйк, балалар яратучы Альберт Гайнетдинов көтмәгәндә арабыздан китте. Зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган фольклор ансамбльне җитәкләүче әлеге шәхеснең юклыгы район өчен зур югалту.
Альберт Салаховичның тормыш иптәше, балалары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз һәм күркәм сабырлык телибез
Альберт Гайнетдинов белән хушлашу 5 март көнне сәнгать мәктәбе каршында узачак
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз