erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кешенең эченә җен ияләшәме?

Фәлән кешенең эченә җен ияләшкән, шуңа холкы бозылган, дөньясы бер дә алга бармый, дигәнне еш ишеткән бар. Алай гына да түгел, шул җенне "чыгара" торган кешеләр дә бар, имеш...

Чынбарлыкта, кешенең эченә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эче­бездә тумыштан бар, ди дин әһелләре.

Пәйгамбә­ребез: “Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар”, – дип әйткән. Хатыны Гайшә: “Синең эчеңдә дә бармы?” – дип сорагач, “Әйе, ләкин минем шайтаным үземә буйсынды”, – дип җавап кайтарган. Тумыштан булган шайтанның азып китүе бар. Тәҗрибәсез, белемсез кеше, шайтан кергән, дип ялгыша. Ул арада “җен чыгаручы” барлыкка килә. Алар, әлбәттә, шарлатаннар.

Намазда, догада булган кешенең “эченә җен керүе” мөмкинме? Бик мөмкин, дип яза "Акчарлак" гәзите. Моның сере шунда: үзеңне изгегә санап, дөрес юлда дип уйлап, кешеләрне мәсхәрә итеп, үзеңне күтәрү, тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең эчендәге шайтанын үстерә. Тәкәббер адәм күпме генә ураза тотып, Коръән укып йөрсә дә, файдасы булмаячак.

Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетүдән, дөнья малы җыюга хирыслыктан тыелырга кирәк. Хәсрәт күрми, тыныч яшәү өчен шөкерана кыла белү, эчкерсез изгелекләр эшләү, гөнаһлардан сак­лану фарыз. Бигрәк тә кешеләрне һәм хайваннарны рәнҗетүдән тыелу, нинди диндә булуына карамастан, кешеләрне хөрмәт итү, үзегезне рәнҗеткәннәрне гафу итү, бөтен кешегә бәхет теләү зарур.

Фото: tayniymir.com сайтыннан

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Keshene-echen--en-iyal-sh-me-107587/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X