erid:2VtzquqpS7d
Хатынның үчен машинадан алган
Арча яңалыклары

Хатынның үчен машинадан алган

Көнче ир көндәшенең машинасына ут төрткән.

Кичә Чистайда 55 яшьлек ир-ат полициягә машинасын яндырулары турында хәбәр итә.

Хокук саклаучылар яндыручының эзенә бик тиз төшәләр. Ул 42 яшьлек Татар Баганасы авылы кешесе булып чыга.Ул үз гаебен таныган һәм бу кырын эшкә аны көнчелек этәргәне турында сөйләгән. Ир хатынын шул машина хуҗасы белән үзенә хыянәт итүдә шикләнгән булган.

Хәзерге вакытта әлеге җинаять буенча тикшерү эше бара.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев