erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт министрлыгы пенсияләр билгеләүне автоматлаштырырга планлаштыра

45 яшькә җиткән гражданнар дәүләт хезмәтләре сайты аша үз тупланмаларының күләме турында автомат рәвештә хәбәрләр ала башлаячак.

2021 елдан башлап Россиядә пенсияләр билгеләүне автоматлаштыру механизмына күчәргә җыеналар. Бу хакта «Известия» Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Пенсия белән тәэмин итүгә хокукны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектына сылтама белән яза.

«Кешегә 45 яшь тулганнан соң өч елга бер тапкыр килә gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә Россия пенсия фондының хәбәре киләчәк», — диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат үз эченә картлык буенча иминият пенсиясенең якынча күләмен алачак, ул тупланган пенсия хокуклары мәгълүматлары буенча исәпләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды башлыгы 2022 елга пенсияләрнең 18 процентка артуын фаразлаган.

Моннан тыш, РФ Дәүләт Думасы ил Конституциясенә пенсияләр индексациясен беркетүне дә күздә тоткан төзәтмәләр пакетын хуплады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X