Ул 72нче яше белән бара иде.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева йөрәге туктаудан үлгән. Бу хакта җырчының туганының улы Илһам Шәриф сөйләгән.
Ул җырчының күптән сәламәтлеге белән проблемалар булуын билгеләп үткән.
Хәмдүнә Тимергалиева бүген иртән 72 яшендә вафат булды.
"Ул инде күптәннән йөрәк белән интегә иде, Хәмдүнә апага кардиостимулятор куелган иде. Җылы вакытта ул дачада яшәде, шунда вафат та булды. Кинәт йөрәге туктаган", - дигән Илһам Шәриф.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Комментарии
Без имени
0
0
Нинди чыктым аркылы купер сон бу?