erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске-Йорт сулыгында батып үлгән егетнең гәүдәсен тапканнар

Ир-атның гәүдәсен судан бүген генә чыгарганнар.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча Иске-Йорт сулыгында бер кеше батып үлгән булырга мөмкин, дип хәбәр иткән идек. Әлегә гәүдәсе табылмаган булгач, күңел яхшыга өметләнсә дә, кызганыч, Утар-Аты авыл җирлегендә әлеге хәбәрнең дөрес булуын расладылар.

1983 елгы Субаш-Аты егете Айнур Исмәгыйлев кичә иптәшләре белән су коенырга киткән җирдән әйләнеп кайтмый. Аның гәүдәсен судан бүген көндез генә табып алалар. Айнурның өч баласы ятим калган. Кечкенәсе әле башлангыч сыйныфларда гына укый. Кечкенәдән әни назыннан мәхрүм калган балалар бүген әтисез дә калган. Сабыйларның, Айнурның әти-әнисенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабы. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

“Кечкенәдән әти-әнисе ярдәме белән берүзе үстерде бит ул балаларны, бер кешегә авыр сүз әйтмәде, – дип яхшы яктан гына искә ала Айнурны Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Айнурның әти-әнисе өчен дә зур кайгы. Өч бала да алар кармагында калды. Бәлки изге күңелле райондашларыбыз арасында аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Алтын куллы кеше иде. Йортларын төзекләндерде, бик акыллы егет иде. Бөтен авыл өчен бик авыр кайгы”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иске-Йорт сулыгы су коену өчен җиһазландырылмаган булган. “Коену тыела дигән билгеләр дә бар иде. Бик хәтәр урын ул, – ди Альбина Мөхәммәтгалиева. – Башкалар да сак булсын иде”.

Район халкына мөрәҗәгать итеп, сулыкларда сак булуларын сорыйбыз. Быел республикада суга батып үлүчеләр саны артуы күзәтелә. Махсус җиһазландырылмаган сулыкларга кермәгез, балаларыгызны күздән югалтмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X