erid:2VtzquqpS7d
Кичә кичке юл һәлакәтендә зыян күргән җәяүле исәнме?
Арча яңалыклары

Кичә кичке юл һәлакәтендә зыян күргән җәяүле исәнме?

Сакланганны Ходай саклармын, дигән.  

Кичә кич Казан-Малмыж юлында юл үәлакәте булды. Анда җәяүлене бәрдерделәр. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүне сорап без, ЮХИДИ бүлекчәсенә шалтыраттык.

Иске Чуриле тирәсендә диелгән иде рәсми булмаган мәгълүматларда. Шулай булса да, бу территория Биектау районына керә булып чыкты. Зыян күргән җәяүле Казан кешесе, исән, хастаханәдә, диделәр безгә. Зинһар, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булыгыз. Шәһәрдән читкә чыгасы булса, яктылык кайтаручы элементлар турында онытмагыз. Сакланганны Ходай саклармын, дигән.  

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев