Матур ял иттек
"Ватаным Татарстан" газетасы чакыруы буенча үзебезнең Ашытбашка "Кичке уен" га бардык. Күңелне яулап алырлык җылы очрашу булды ул.
Газетаның кичке уен белән нинди бәйләнеше бар, диярсез. Бар икән шул. Хәтта турыдан туры. Газета халык белән бер сукмактан атлап барырга тиеш. Ә кичке уен - газета укучылар өчен.
Кичке уен башланвр алдыннан "Ватаным Татарстан" журналисты Зөһрә Садыйкова белән аралашып алдык. Безне көтелмәгән бу чараның максаты кызыксындырды.
- Максаты - халык белән очрашу, турыдан туры аралашу, - диде ул. - Без Арча районы белән тыгыз элемтәдә торабыз, еш кайтабыз, язабыз. Әле менә соңгы вакытта гына, коллектив белән сөйләшеп торганда, районның бер авылында очрашу оештырырга кирәк, дигән идея туды. Җитәкчеләребез дә бу фикерне күтәреп алды. Арча мәдәният йортында эшләүче коллегабыз Ләйлә Мөхәммәтгалиева белән киңәшләшкәннән соң, Ашытбаш авылын сайладык. Биредә кеше дә күп йөри, диде Ләйлә. Һәм менә без биредә.
Арча мәдәният йорты һәм якын-тирә авыллар үзешчәннәре чын мәгънәсендә кичке уен оештырган. Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә", Ташкичүдән "Өммегөлсем" фольклор ансамбльләре, Илдус авылыннан "Зөбәрҗәт" төркеме аны искиткеч матур чыгышлары белән бизәде.
Зал шыгрым тулы иде. Гадәттә, җәйге айда кеше эш белән мәшгуль, мондый чараларга барырга вакыты да калмый. Ә монда Ашытбаштан гына түгел, күрше-тирә авыллардан, хәтта Арчадан да килгәннәр иде.
- Әлеге чараны алып бару өчен без кичәбезнең йөзе булыр, дип, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировны чакырдык. Ул телевидение аша да, сәхнә йолдызы буларак та халыкка яхшы таныш һәм аның белән очрашу күпләрне кызыксындырыр, дип уйладык, - дигән иде Зөһрә Садыйкова.
Халыкның зал тутырып килүенең сәбәбе дә, бәлки, шулдыр, бәлки, Җәвит үзе әйткәнчә, бушка булгангадыр, я булмаса, шуның алдыннан гына ява башлаган яңгырдадыр. Тышта эшләп булмый, ә монда рухи байлык туплап кайтасың.
Яңгыр, дигәннән, чара урамда үтәргә тиеш иде, мәдәният йорты эченә керергә мәҗбүр итте. Һәм уңышлырак та килеп чыкты. Җәвит Шакиров күңелле мәзәкләре белән рәхәтләнеп көлдерде, бөтен халыкны авызына каратып торды, тамашачыларны да тик тотмады, уеннар оештырды, аларны да чыгыш ясарга мәҗбүр итте. Аеруча безне балалар сокландырды. Бернинди әзерлексез сәхнәгә менеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.
- Мондый талантлы балалар барында телебез дә, мәдәниятыбыз дә, милләтебез дә, авылларыбыз да бетмәячәк әле, - диде "Арча хәбәрләре" район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин.
Чыгыш ясаучыларга бүләкләрне җәлләмәде Җәвит, үземнеке түгел, "Ватаным Татарстан"ныкы, дип көлдереп, мулдан өләште. Ә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исеменнән өлкән яшьтәге өч кешене "Ватаным Татарстан" газетасына яздырды.
"Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин кичәне гөрләтеп алып барган өчен Җәвит Шакировка, матур чыгышлары белән бизәгән Арча ягы үзешчәннәренә, зал тутырып килгән тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде, газета белән таныштырды.
- "Кичке уен" быел тәүге тапкыр оештырылды һәм без аны киләчәктә дә дәвам итәрбез, - диде ул.
- Безнең мәдәният йортына Җәвит Шакировның да, моның кадәр журналистларның да килгәне юк иде әле. Мондый матур кичә оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм, - диле Ашытбаш мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Фәйзрахманова. - Бергә җыелып, бүген матур ял иттек.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев