erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләсе атна башында Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә, явым-төшем булмый.

Татарстан синоптиклары якындагы биш көнгә һава торышын фаразлады. Дүшәмбе һәм сишәмбе республикада яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итте.

Җомга, 4 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Метеорологлар явым-төшем фаразламый, әмма көчле җил булачак. Төнлә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, ә көндез 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +18…+23 градус булачак.

Татарстанда ялларда, 5 һәм 6 июньдә яңгыр көтелми. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында явым-төшем ихтималы бар. Төнлә һава температурасы 7-13 градус булса, көндез 20-26 җылы булуы көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләсе атна көнбатыш циклон йогынтысында башланачак. 7 июньдә кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал. 8 июньдә дә бераз яңгыр яварга мөмкин. Дүшәмбе көндез һава температурасы +22…+27 градус, сишәмбе +20…+25 градус, дип фаразлый синоптиклар.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/03-06-2021/kil-se-atna-bashynda-tatarstanda-yashenle-ya-gyr-k-tel-5825643

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X