erid:2VtzquqpS7d
Киңәшмәдә фермер хуҗалыкларына кагылышлы мәсьәләләр каралды
Арча яңалыклары

Киңәшмәдә фермер хуҗалыкларына кагылышлы мәсьәләләр каралды

23 мартта фермерлар белән киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Киңәшмәдә фермер хуҗалыкларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Билгеле инде, 1 марттан гамәлгә керә торган терлекчелекнең өстәмә продуктлары турындагы закон турында сораулар күп булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин әлеге закон таләпләрен аңлатты, сорауларга җавап бирде. Терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 майга кадәр “Россельхознадзор“га терлекчелекнең өстәмә продуктлары – бу очракта тирес  –  күләме турында белдерү  кәгазе җибәрергә тиешләр. Шулай  эшләмәсәләр, тирес калдык булып исәпләнәчәк һәм тирә-юньне пычраткан өчен штрафлар каралган.

Әлеге закон ярдәмчесе шәхси хуҗалыкларга кагылмый.


Нет комментариев