erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Китап укыйсыңмы?

Безнең хезмәттәшебез китапханәдән шуның кадәр китап алып менгәч, исем китте.

Бергәләп санадык. Барысы 15 китап!

Үзизоляциягә кергәндә китапханә эшләмәячәк дигәч, хезмәттәшебез китап җыйды.

-- Бу күп түгел әле! -- дип тагын бер гаҗәпләндерде. Бездә тагын бар әле китап күп укучылар.

-- Эшләре юк, -- дип әйтер кайберәүләр.

Мин бу фикер белән килешмим. Ә телефонда күпме вакыт үткәрәләр! Бәдрәфкә кергәндә дә кулда телефон.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан китап укырга яраткан кеше җай таба ул. Аның эше дә эшләнгән, ашарына да пешкән була.

Безнең әни (Саттарова Әлфия, Айван) китапны бик күп укый иде. Алдынгы бозау караучы булып эшләде. Әле беркөнне Штерәдән Мөршидә апа Җамалиева белән дә шул турыда сөйләштек. Ул заманында Айванда китапханәче булып эшләде.

-- Әлфия апа китап укырга ярата иде, - диде.

Китап укыган кешенең күңеле бай була, диләр. Һәм алар менә дигән әңгәмәдәш тә булалар. Күп беләләр.

Ә сез китап укыйсызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X