erid:2VtzquqpS7d
Кивидан бик тәмле кайнатма
Арча яңалыклары

Кивидан бик тәмле кайнатма

Яз көннәрендә, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

Язгы хәлсезлек вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.

Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый. Бик тәмле дә, файдалы да булган киви кайнатмасын әзерләү дә җиңел.

Моның өчен 5 киви, 1 банан, 1 чәй калагы желатин, 220 грамм шикәр комы, ярты лимонның суты кирәк булачак.

Кивины һәм бананны вак кына турыйбыз, яхшылап бутап, агач кашык белән изәбез. Измәгә шикәр комы, желатин һәм лимон суты өстәп, 5-7 минут талгын утта кайнатып алабыз. Куе һәм хуш исле кайнатма әзер, дип яза Кызыл таң.

Яз көннәрендә, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

Фото: sun9-5.userapi.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

http://baltaci.ru/news/tөrlese/kividan-bik-tmle-kaynatma

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев