Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Көн нинди матур, кояшлы

Күпме генә зарлансак та, Арча матурланды.

Казансу паркы ни тора!

Сәгать көндезге 11ләр тирәсендә төштек. Халык хәйран күренә.

Берәүләр йөгерә, икенчеләр җәяү йөри, өченчеләр тренажерларда, дүртенчеләр бала белән, бишенчеләр футбол уйный...

Күңелле!

Таяклар белән җәяү йөрүче ханым белән сөйләшеп киттек.

Реклама

- Йөрәккә операция ясаттым, - диде ул. - Тамыр кысылган булган. Йөрергә врач кушты. Менә бу әйләнәне 2 тапкыр йөрим. Үземне яхшы хис итәм.

Ә икенче ханым бу әйләнәне, ә ул 1км.дан артыграк, 12 тапкыр әйләнәм, ди. 

- Йөри башлагач, аритмия рәтләнде, остеохондроз бетте, - диде. - Әйләнеп тә ята алмый идем. Хәзер үземне яхшы хис итәм.

Ә сез җәяү йөрисезме?

Сейчас новости Арска и Арского района вы можете узнать и в нашем Telegram-канале

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөрибез

    Теги: Арча хәбәрләре