erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көндез исләремнән чыкмый, төнлә төштә күрәмен

Соңгы вакытларда редакциягә участок инспекторлары еш килә башлады. Беркөнне берьюлы икәү килеп керделәр. Өндә генә түгел, төштә дә күрә башладым үзләрен.

 

Кабинет саен полиция хезмәткәре утыра, имеш. Без язабыз, алар тикшерә. Вәйт ничек рәхәт мин әйтәм, ике якка да тыныч, бернинди проблема юк.

Элегрәк тә керә иде шуңа охшаш төшләр. Берсендә мине алырга ике милиционер килгән, имеш. Редакция ишеге төбендә тукталды болар: “Ильяс абыйга тиеп булмый, безнең аның белән засадаларда торган бар, ул ышанычлы кеше”, – дип китеп бардылар...

Хокук сагында торучыларның өндә дә, төштә дә минем тирәдә йөрүләре юкка түгел. Алар минем “почти” коллегалар да әле. Мин узган гасырның сиксәненче елларында район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлегенең штаттан тыш хезмәткәре идем. Корал бирмәсәләр дә, таныклыгы бар иде. Засадаларда да торырга, бүре капкыннары белән караклар аулап йөрергә дә туры килде.

...Бервакытны олы юл өстендәге Иске Чүриле, Чулпан, Кәдрәк, Кәче авылларында кибетләрне басулар булып алды. Милиция  хезмәткәрләренә бурларны тоту өчен шактый тир түгәргә туры килде.

Беркөн җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Иван Гафуров: “Килеп кит әле!” – дип шалтыратты. Бик тыгыз элемтәдә эшли идек без ул елларда бүлек хезмәткәрләре белән. Тиз генә шунда йөгердем. “Сиңа да язарга кызыклы булыр, Иске Чүриледә тагын кибет басканнар. Бер кешенең тимер юл буендагы посадкага кереп киткәнен күргәннәр. Хәзер бөтен состав белән шуны ауларга барабыз”, – диде Иван Мөбарәкович.

Посадка буена төшеп бастык. Иван миңа бер юан тәпәч тоттырды: “Син арттарак калып бар, ул коралланган булырга мөмкин”, – дип инструктаж бирде. Тезелешеп кереп киттек посадкага, бик куе, ерактан бернәрсә күрә торган түгел. Шактый аралар үткәч: “Җыелырга!” – дигән сигнал булды. Куелыкта яхшылап яшерелгән шалаш тапканнар икән. Эче кибеттән урланган товарлар белән тулы. Башка эзләп йөрмәскә, чиратлап засада оештырырга дигән карарга килделәр. Чөнки мондый байлыкны алырга барыбер киләчәк алар. Тик кайчан киләчәкләрен язып калдырмаганнар. Бәлки бер көн, бер атна, бер ай көтәргә туры килер...

Хөрмәтле газета укучылар! Дәвамын сез дә газетаның киләсе җомга саны килгәнче көтеп торыгыз инде.

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Кувин урамы бар!

7 февральдәге “Журналист блокнотыннан” сәхифәсендә ни өчен Арчада районның легендар табибы В.Кувин урамы юк икән, дигән сорау куйган идем.

Бактың исә, андый урам бар икән бит. Безгә бу турыда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов хәбәр итте. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовна бу турыдагы карарның күчермәсен дә җибәрде. Зур Бирәзә авылындагы күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә яңа төзеләчәк урамнарга Владимир Кувин, Ринат Фазлыйәхмәтов исемнәре дә бирелгән.

Яңа урамдагы йортларда балалар да күп булачак. Владимир Иванович балаларны бик ярата, оста хирург кына түгел, акушер да иде әле ул. Авыр очракларда ярдәмгә аны чакыралар иде.

 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

“Журналист блокнотыннан” сәхифәләрен җылы кабул итүегез, битараф калмавыгыз өчен зур рәхмәт!

Блокнотлар калын әле, сәхифәләрне дәвам итәрмен. Тик бер үтенечем бар: әлеге хатирәләр кемнедер рәнҗетер өчен язылмый. Нәрсә беләндер канәгать булмасагыз, төгәлсезлек бар, дип уйласагыз, үземә, редакциягә хәбәргә чыгыгыз. Без гафу үтенергә дә, төгәллекләр кертергә дә әзер. Үзегезнең истәлекләрне дә көтеп калабыз.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X