erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Комиссия Арча районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне кабул итте

Кырга чыккач тукталып калырлык булмас

9 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының механикалаштыру бүлегенең өлкән белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне кабул итте.

Комиссия эшне “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән башлады. Биредә машина-трактор паркына кергән саен “Казанка“ хуҗалыгының Казанбаштагы паркын искә алабыз. Җитәкче Айдар Сабиров эшне шуннан башлаган иде. Анда хәзер пычракның әсәре дә юк, чүәк киеп йөрерлек

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтенең яңа җитәкчесе Ленар Абдуллин да шулай эшләргә иде, дип исәп корып йөри. Министрлык вәкиле Инсаф Шәрәфиев та быел техниканы әзерләүдә уңай якка үзгәрешләр барлыгын билгеләп үтте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң мөһиме – булган техникада эшләргә кешеләр бар. Үрнәктәге лицейда укучылар да практикага кайткан. Быел ике яңа трактор алганнар. Комиссия әзерлекне яхшы, дип бәяләде.

“Ашытбаш“ ширкәтендә дә уңай якка үзгәрешләр күп. Яңа чәчү комплексы белән  “К-702“ тракторы кайткан. Эшче көчләр белән булган проблеманы хәл итәргә тырышалар. Хезмәткә түләү дә яңадан каралган, эшләгән кешенең кадерен беләләр. Тагын бер яңалык – автомат ягулык салу станциясе булдырганнар. Механизатор хәзер теләсә кайсы вакытта килеп талон белән ягулык сала ала.

“Ташкичү“, “Ашыт“, “Кырлай“, “Аю“ ширкәтләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия әйбәт дип бәяләде. “Һәркайсы бүген үк кырга чыгарга әзер“, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X