erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус белән авыручылар арта
Арча яңалыклары

Коронавирус белән авыручылар арта

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (31 кеше), 50-60 (14 кеше), 60-70 (13 кеше) һәм 20-30 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (53 очрак) һәм Чаллы шәһәрләре (6 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 848 очрагы теркәлгән, 8 598 кеше (шуларның 71е – узган тәүлектә) терелгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-75-ya-a-ochragy-achyklangan-5787777

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев