erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавируслы хатынның баласы туганнан соң 3 көннән үлгән

Британиянең Бридженд шәһәрендә яшәүче коронавируслы хатынның яңа туган сабые 3 көннән соң якты дөнья белән хушлашкан. Бу хакта The Guardian хәбәр итә.

Кулио Карл Джастин Морган  коронавирусның иң яшь корбаны булып исәпләнә. Бәби табар алдыннан аның әнисеннән коронавируска алган анализлар уңай нәтиҗә бирә.  

Сабыйның туганда ук йөрәк тибеше ешлыгы сирәк булган. Икенче дәваханәгә күчерсәләр дә, 5 майда аның гомере өзелә.

Үлеменең беренчел сәбәпләре итеп коронер гипоксияне һәм ишемик энцефалопатиясен күрсәтә. Димәк, баш миенә кан һәм кислород җитешмәгән. Ана кешенең коронавирус йоктыруы сабый үлеменең икенчел  сәбәбе буларак күрсәтелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оксфорд профессоры  Мариан Найт  һәм аның коллегалары Бөекбритания дәваханәләренә госпитализацияләнгән 427 коронавирус йоктыручы йөкле хатыннарны тикшергән. Галимнәр вирусның яралгыга карында чагында яисә туганда күчү-күчмәү мәсьәләсен тикшергән. Бу юлның кайсысы дөрескә туры килүе билгеле түгел, әмма инфекция зур булмаган процент балаларны зарарлый.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Koronavirusli-hatinni-balasi-tugannan-so-3-k-nn-n-lg-n-270610/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X