Коронавирустан саклану чаралары
Коронавирус - кешеләргә яки хайваннарга йогучы РНКлы вирус. Ул ютәлләгәндә, төчкергәндә, сөйләшү вакытында күчә ала.
Профилактика чаралары:
- шәхси гигиена таләпләрен үтәү;
- бер тапкыр файдалана торган медицина битлекләрен куллану;
- медицина хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чараларын күрү;
- дезинфекция чараларын уздыру;
- авыруларны махсус транспорт ярдәмендә йөртү.
Дезинфекция үткәрү өчен вируслы инфекцияләргә карата кулланырга рөхсәт ителгән чаралар, дезинфекцияләүче матдәләр кулланыла.
Дезинфекцияләнергә тиешле урыннар:
- бинадагы барлык өслекләр;
- ишек тоткалары;
- тәрәз төпләре;
- тумбочкалар, өстәлләр;
- уенчыклар;
- автомобиль салоны;
- авыручы булган очракта, ул кулланган барлык савыт-саба.
Эшкәртү кагыйдәләре:
- авыручының киемнәрен, кулланган барлык предметларын дезинфекцияли торган матдәгә салып куярга;
- авыруның үлеменнән соң, барлык кулланылган предметлар дезинфекция камерасына тапшырыла;
- ультрашәмәхә нурланыш нигезендә һаваны эшкәртергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев