erid:2VtzquqpS7d
Кояш-чәчәктән кайнатма ясадыгызмы әле?
Арча яңалыклары

Кояш-чәчәктән кайнатма ясадыгызмы әле?

Ә без ясадык.

Тузганак чәчәген кояшлы көнне иртәнге якта җыярга кирәк.

Тузганакның 100 чәчәген җыясың. Башларын өзеп-өзеп кенә. Яшел төбен аерып азапланмагыз. Ул кайнатманы тәмсезләтми. Һәм анда витамин да күп.

1 литр су салып, 5-10минут кайнатып, бер тәүлек тотасың.

Аннан сөзәсең, суына 1 кило шикәр комы, 2 лимон турап салып, 1 сәгать кайнатасың. Бәлки азрак кайнатсаң да буладыр. Бик тәмле килеп чыга. Без яратабыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев