erid:2VtzquqpS7d
Көрәшче Раниф Россия беренчелегеннән 3 урын алып кайтты
Арча яңалыклары

Көрәшче Раниф Россия беренчелегеннән 3 урын алып кайтты

2002-2003 нче елгы егетләр арасында команда составында Арча районы егете Раниф Нурисламов Раниф та көрәште.

13-15  мартта Казанда өч яшь категориясендә үткәрелгән Россия  беренчелегендә 30 га якын командадан көрәшчеләр катнашты.  Татарстан егетләре 27 мөмкинлектән 18 алтын медаль яулады.  2002-2003 нче елгы егетләр арасында команда составында Арча районы егете Раниф Нурисламов Раниф та көрәште. Раниф үз үлчәү авырлыгында 3 нче урынга лаек булды. Раниф Арча педагогия көллиятендә укый. Тренерлары: Марат Әхмәдиев һәм Фәнис Зарипов.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев