erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кунак булып әтиләр безгә килде

Бергә бергә күңелле.

Бүген безнең бакчабызда

Күңелле бәйрәм үтте.

Чөнки кунак булып

Әтиләр безгә килде.

Иң акыллы, иң яхшы

Бар эшкә дә булганнар.

Ярышларда катнаштылар,

Бигрәкләр дә уңганнар.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Без аларга телибез.

Әтиләрнең бәйрәме

Безнең яраткан бәйрәм.

Күңелле итеп уйнадык

Бүген әтиләр белән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме - ярышлар үткәрелде. Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәмгә әтиләр килгәч бигрәк күңелле шул. Алар да бит кайчандыр бакчага йөргәннәр, шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Без алар белән балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшердек. Шулай ук әтиләребез, бабайларыбыз солдат булганнар, армиядә хезмәт иткәннәр. Солдат тормышының күңелле мизгелләрен сынап карадык. Әтиләребезнең зирәклекләрен, җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшердек. Кызыклы итеп сайланган биремнәр балаларны да, әтиләрне дә битараф калдырмады. Ярышта барысы да бик теләп катнашты. Балаларның елмайган йөзләрен, аларның ярыш рухын күрү бик күңелле булды. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Ир-ат, әти кеше – гаилә башлыгы. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, бабайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Ә бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен хәрби операциягә киткән солдатларыбыз көрәшә. Аларга аеруча авыр бит. Мобилизация башлану белән, очар кошлар кебек, Украина якларына китеп югалдылар. Нишлисең, туган илгә хыянәт итеп булмый. Дошманга булган ачы нәфрәт, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы, билгесезлек – барысы да йөрәкләренә  кереп урнашты, алар каршында үтелмәгән авыр юллар бит...

Батыр солдатларыбыз! Түзгәнегез, сугыш авырлыкларына бирешмәгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Сезнең батырлык өчен йөрәкләребездәге рәхмәт беркайчан да сүрелмәячәк. Баш очыбызда тыныч күк йөзе өчен, тыныч яшәгәнебез өчен рәхмәт сезгә! Кайда гына булсагыз да, бердәм булыгыз, бер-берегезне ташламагыз! Без сезнең Ватанга хезмәт итәргә әзер булуыгыз белән горурланабыз. Сез – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Аналарның хәер – фатыйхасы сезне саклап йөртсен иде.

 

Дога кылып, сорыйм синнән

Кабул итеп, ал Раббым.

Киткәннәр кире кайтсын

Тату яшәргә язсын.

Кайтыгыз сез җиңү алып

Язлар алып туган якларга.

Бәхетле көннәр алда булачак

Дөньяга бәхетле сабыйлар туачак.

Бәйрәм белән сезне, батыр солдатлар! Бәйрәмегез котлы булсын, мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.

Алисә Ахунова. Арча шәһәренең 7нче номерлы «Балачак» балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X