erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Күрешәләр, кочаклашалар, шатланышалар...

Чын мәгънәсендә очрашу, күрешү, аралашу урыны да, гаиләләрне туплый, аралаштыра, берләштерә торган бәйрәм дә ул Сабантуй.

Әле кайчан гына Арча Сабантуенда бәйрәм иткән идек кебек. Бер ел сизелмәде дә. Шундый ук тизлек белән быелгысы да узып китте.
Ел да Сабантуе алдыннан балачакны искә алам. Зарыгып, көннәрне санап көтеп ала идек. Бүгенгедәй хәтердә, өстә ситсы күлмәк, искене яңартып кигән яшел кофта, аякта “танкетка”– көзге каршында бөтерелеп киемнәремне барлыйм, үз-үзем белән сокланам, аннан әни белән җитәкләшеп болынга Сабантуйга атлыйм. Эх, күңелле балачак. Хәзер дә калдырган юк аны. Тик, ничектер, караш та, мөнәсәбәт тә башкачарак.  
Шунысы күңелгә ята, нәкъ без яшь чактагы кебек күңелле итеп Сабантуена бүләк җыя башладылар. Бу инде тиздән бәйрәм якынлашуы турындагы хәбәр.
Һәр елдагыча, шаулап, зурлап, матур үтте ул. Аеруча күңелле өлеше уеннардыр, мөгаен. Аларсыз нинди Сабантуе булсын. Олылар да, яшьләр дә рәхәтләнә ул көнне. Уеннарының да ниндиләре генә юк. Яңаларын да уйлап табалар әле.
Берәүләр Сабантуйга махсус көрәш карарга дип килсә, икенчеләргә халык уеннары, спортчыларга – спорт ярышлары, ә сәнгать сөючеләргә – җыр-бию кызык. Махсус әзерләнеп төшә кайберәүләр. Чөнки матур киемнәр белән, бизәнгән-ясанган килеш катыктан акча эзләүне дә, сулы чиләктән алма алуны да, тар күлмәк киеп әтәч артыннан йөгерүне дә күз алдына китереп булмый.  
Төп мәйданда милли көрәш белән бергә спортчылар гер күтәрүдә көчләрен сыный, кул көрәшендә ярыша, өстәл теннисы, бокс уйныйлар, авыш колга буйлап элдерәләр, туры колгага менәләр, аркан, таяк тартышалар. Алар белән беррәттән халык уеннары гөрли: балалар, өлкәннәр, чират торып, чиләк-көянтә белән су “ташый”, күзләрен бәйләп чүлмәк вата, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерә, катыктан акча эзли... Балаларның күбесе күзне бәйләп әйбер кисү ярышына тезелгән. Барлык уеннарны санап та бетерә торган түгел.  
Сулы чиләк-көянтәне иңгә куеп йөгерүне карап тордык. Бүген көянтәне күрмәгән кешеләр дә бар, су краннан гына ага, дисәк, ялгышабыз икән, иңнәренә сулы чиләкләр асылган көянтә барлыгын да онытып чабалар бит. Хәтта ирләр дә ярышта катнаша. Сулы чиләкләр генә бер хәл, аякларына зур аяк киемнәре дә кидертәләр. Йөгереп кара шулар белән.
Һәр уен уен-көлке белән бара. Читтән карап торганнар елмаеп ни буласын күзәтә, ә уенда катнашканнарның җиңеләсе килми. Бүләк алуы үзе күңелле бит. Үз күңелләрен үзләре күреп, күңел дә ачып, уеннарда да катнашып, гөрләтеп бәйрәм итүчеләргә сокланырлык.  
Ә менә бик нәниләрнең күзе Сабантуй батырына әзерләнеп куелган тәкәгә төшкән. Шуның янында мәш киләләр. Мультфильмда гына күргән тәкә күпләр өчен кызык.   
Төп мәйданнан читтә спорт ярышлары бара. Бер урында озынлыкка сикерәләр, икенче урында мини-футбол, волейбол, пляж волейболы, баскетбол, футбол, теннис – кемгә кайсы ошый – уйныйлар.  
Мәйдан тирәли урын алып калырга өлгерсәң, берничә куянның койрыгын берьюлы тотасың. Көрәш тә, концерт та, уеннар да үзәк мәйданда үтә. Сәнгатькә гашыйклар өчен концерт та үзәк мәйдандагы зур сәхнәдә барды. Башта үзешчәннәр чыгыш ясады. Искиткеч матур. Үзебезнекеләр! Артистлардан ким җирләре юк, талант ияләре. Аннан сәхнәгә Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар (юмор остасы Җәвит Шакиров Сабантуйны матур итеп алып та барды), Татарстанның атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Вадим Захаров чыкты. Сабантуй кунаклары аларның чыгышын мөкиббән китеп тыңлады, сәхнә янында күп халык җыйналды.
Җыр сөючеләр, осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр өчен үзәк мәйданнан читтә, керү юлындагы кече сәхнәдә дә концерт барды. Арча сәнгать мәктәбе укучылары, тынгы белмәс ветераннарыбыз, үзешчәннәребез, җыр сөюче Сабантуй кунаклары тирә-юньне гөрләтте. Алар яныннан тыныч кына үтеп тә китеп булмады. Җырчылар белән бергә рәхәтләнеп биеделәр, ичмасам. 
 Кечкенә балалар өчен “алдавычлар” да бик күп иде. Ул батутның ниндие генә юк, рәхәтләнеп сикер. Балалар аеруча шуны ярата. Моннан тыш та балаларны кызыктыра, әти-әниләрнең кесәләрен такырайта торган, чөнки бәяләр нык тешли, әйберләр муеннан. Тәм-том – “диңгез”, адым саен гына түгел, бармак саен. Акчаң гына җитсен. Хәер, аны саный торган көн түгел, Сабантуй елга бер килә. Ничек борынны кытыклап торган шашлык яныннан тыныч кына үтеп китәсең, шундый эссе көндә туңдырма ашамыйсың һәм башкалардан авыз итмисең. Әнә шулай киң атлап күңел ачарга күнеккән безнең халык.   
Яңалыклар юкмы икән, дип мәйданны тагын бер әйләнеп чыгарга булдык. Күрешәләр, кочаклашалар, шатланышалар... Чын мәгънәсендә очрашу, күрешү, аралашу урыны да, гаиләләрне туплый, аралаштыра, берләштерә торган бәйрәм дә ул Сабантуй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре