erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” бәйгесе узды

Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең район этабы булды.

Әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Анда мәктәпләрдәге яшь юл инспекторлары отрядлары катнаша. Быел 34 мәктәптән килгәннәр иде. Командада ике кыз һәм ике малай. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәр кешенең үзе өчен кирәк”, – диләр балалар.

– Мин мәктәптә атнага ике сәгать яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге алып барам. 3нче сыйныф балалары йөри. Барлыгы 18 кеше. Кыш буе спортзалда шөгыльләндек. Велосипед белән фигуралы йөрү балаларга аеруча ошый. Медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен авырданрак өйрәнәләр. Хәтерләрендә калдыру кыенрак, – диде Лесхоз мәктәбенең педагог-оештыручысы, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы Рәис Фәйзрахманов.

– Көн саен сезнең тормышыгызга куркыныч яный. Шуңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү сезгә бик кирәк. Бүген сез аларны никадәр дәрәҗәдә белүегезне исбатлап күрсәтәчәксез, – диде ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан тапшыру бүлеге җитәкчесе Илфат Шиһабиев. – Бу бәйгенең максаты – юлларда балалар тарафыннан җәрәхәтләр алуны кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү буенча балаларның белемнәрен тикшерү, укучыларны яшь юл инспекторлары отрядларына тарту.

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” бәйгесе берничә этаптан тора. Балалар велосипедта барлык төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, автопарк аша уздылар, шулай ук велосипедта фигуралы йөрделәр, агитбригадалар ярышты, юлларда кирәк булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен тикшерделәр,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре буенча да үзенә күрә бер имтихан тапшырдылар. Баллардан чыгып җиңүчеләр һәм  урыннар билгеләнде.

Урта мәктәпләр арасында беренче урынны Арчаның беренче мәктәбе яшь юл инспекторлары отряды яулады. Агитбригадалар бәйгесендә дә алар беренче булды. Гомумән, бу мәктәптә эшләп килүче Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл инспекторларының беренче тапкыр гына уңышлы чыгышы түгел. Алар урамнарга чыгып, транспорт белән идарә итүчеләр, җәяүлеләр белән дә аралашалар, аларга киңәшләрен дә бирәләр, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче урында бишенче гимназия, өченче – Шушмабаш мәктәбе укучылары. Агитбригада буенча икенче урында – Арчаның икенче, өченче урында алтынчы мәктәпләре.

Төп белем бирү учреждениеләре арасында беренче урында Хәсәншәех мәктәбе. Алмаз Гарифуллин, Динә Сабирова, Сөләйман Галиевның велосипедта ничек оста итеп фигуралы йөрүләрен, автопарктагы барлык кагыйдәләрне үтәүләрен күзәтеп тордык. Алар ярышны беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр һәм... беренче булдылар. Бу укытучылары Рифат Мостафинның да уңышы.

Икенче урында – дүртенче, өченче урында Ташкичү мәктәпләре яшь юл инспекторлары.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, кубоклар, истәлекле бүләкләр, принтерлар алу өчен сертификатлар бирелде. Җиңүче командага велосипед тапшырылды. Хәзер аңа республика ярышында Арча данын якларга туры киләчәк. Уңышлар телик.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X