erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса Почмак мәктәбе укучылары Мөхәммәт Мәһдиев музеенда кунакта булды

М.Мәһдиев музеена килгән Курса Почмак урта мәктәбе укучылары экспозициядәге яңа экспонатларның тарихы белән якыннан таныштылар һәм алар белән һөнәрләр турында әңгәмә дә кордык.

Һәр һөнәр мактаулы

“Җире аз якта халык һөнәрле була”, – диеп язды Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Чыннан да, халкыбыз нинди генә һөнәр үзләштерми. Гөберчәк авыл халкы элек-электән һөнәрле булган. Бу һөнәрчеләр турында М.Мәһдиев әсәрләрендә дә яза. Мәсәлән, тегүче һөнәре. Авылыбызда тегүчеләр алтау булган. Язучы аларны хәтта ак һәм кара тегүчеләр дип тә атый. Г.Тукайга кием теккән оста тегүчеләребез Гатиятулла, Һидиятулла, Хәлиулла абзыйлар үз һөнәрләренең остасы булып, дөнья гизгән кешеләр. Пыялачы һөнәре дә элек киң кулланышта булган. Шәйхи карт авылда бердәнбер пыяла кисү остасы булып саналган. Итекче Гарифулла да шулай ук мактауга лаек һөнәр иясе. Аның баскан итекләрен киеп, күпләр суык көннәрнең ачысын да сизмәгән. Шәлчеләр дигән исемгә лаек булучы Масра киленнәре авылдашларыбызны үз һөнәрләренә өйрәтеп, гаиләгә өстәмә керем кертү юлын да күрсәткәннәр.

М.Мәһдиев музеена килгән Курса Почмак урта мәктәбе укучылары экспозициядәге яңа экспонатларның тарихы белән якыннан таныштылар һәм алар белән һөнәрләр турында әңгәмә дә кордык. Чөнки 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен нинди һөнәр сайларга дигән сорау алга килеп баса. Һәр һөнәр мактауга лаек. Шуңа күрә үз күңелеңә хуш килгән, яраткан һөнәрне дөрес итеп сайлап алырга гына кирәк. Республикабызда Эшче һөнәрләр елы билгеләп үтелү сәбәпле, музейда Адилә Габидуллина, чәчтараш һәм прическалар ясау остасы буларак, укучыларга мастер-класс күрсәтте. Адилә банк хезмәткәре булып эшләсә дә, өстәмә белем алып, чәчтараш һәм прическа ясау һөнәренә дә өйрәнгән. Модель булып 9 сыйныф укучылары Адилә Мәҗитова, Сөмбел Шиһапова катнашты. Эш барышында чәчне ничек йөртергә, нинди прическа ясарга икәнлеге аңлатылды. Адилә озын толымлы кызларга чәчне матур итеп үрү серләрен ачты һәм укучыларга бер үк кызның толымында берничә төрле ысулны үреп тә күрсәтте. Ә прическа ясаганда нинди әсбаплар кулланыла, кайсы бәйрәмгә ничек итеп чәчне ясарга кирәклеге аңлатылды. А.Мәҗитованың чәченә бәйрәмчә прическа да ясап күрсәтте. Шушы һөнәр аркылы кешенең матурлыкка омтылуын, күңел байлыгын, зәвыклылыгын аңлап була. Мастер-классның йомгаклау өлешендә Курса Почмак урта мәктәбе директоры Сабирҗанова Нурзилә Бариевна сүз алды: “Укучылар, менә сез яңа һөнәр белән таныштыгыз. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласагыз да сезгә үз эшегезнең остасы булырлык итеп белем алырга, өйрәнергә, эшләргә язсын. Матурлык тудыру – зур осталык сорый торган хезмәт. Шуңа күрә безгә мастер-класс күрсәткән Адилә Габидуллинага киләчәктә тагы да югарырак үрләр яулавын телибез. Аның бу һөнәре күңел күтәренкелеге өстәсен, кешеләргә матурлык өләшсен”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X