erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыяр белән помидорны бергә ашау зыянлы?

Бу уңайдан диетологлар үз фикерен белдергән.

Бу ике яшелчә дә организмга ике төрле йогынты ясый. Аларны бергә кушу организмда тозлар бүленүгә китерә икән. Бу эчке органнарга начар йогынты ясый.

Кыяр белән помидордагы витаминнар да бер-берсе белән “дус түгел”. Бергә кушкан очракта, берсенең дә витаминнары үзләштерелмәскә мөмкин. Шуңа аларны аерым ашау хәерле.

Кыяр белән помидор кушылган салат бик популяр. Шулай да сәламәтлек хакында кайгыртучылар бу салаттан баш тартсын. Ике файдалы яшелчәне дә аерым кулланырга мөмкин. Помидор янына, мәсәлән, баклажан, кабак, татлы борыч, каймак, эремчек, сыр килешә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kiyar-bel-n-pomidorni-berg-ashau-h-vefleme-175697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X