erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыяр уңышы орлыкка бәйле

Орлык сайлар алдыннан белгеч киңәшләренә колак салыгыз.

— Орлыкның сыйфаты — киләчәк уңышның нигезе икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Шуңа җәй буе тәмле, мул уңыш биргән кыяр үстерәм дисәгез, орлыкка аеруча игътибарлы булыгыз, — ди авыл хуҗалыгы белгече Лилия Нуретдинова. — Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да 10 сумнан йөз сумга кадәр. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәт орлык алып та, уңышсыз калган еллар булды. Ә менә кайбер бакчачылар үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2-3 ел сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгыннан, гадәттә, буш чәчәкләр генә җыеп алырга була.
Теплицага утырту өчен алдан шытымнар әзерләп куярга булсагыз, диаметры ун сантиметрдан зуррак булган савытка бер генә кыяр утыртыгыз. Ә шытым ачык түтәлгә утыртуга әзерләнсә, киресенчә, кечерәк савыт кирәк булыр.
Кыяр орлыгы һава җитмәүгә тиз бирешә. Шуңа савыттагы җир җиңел һәм йомшак булырга тиеш. Орлык чәчелгән савытларның өстен пленка белән каплап, җылы урынга утыртырга кирәк. Алар 3-5 көннән шытып чыга. Үсентеләр 4-7 көнлек булгач, температураны 16-18 градуска кадәр киметергә була. Бу очракта үсентеләр озынлыкка китмәс.


Фото: Agronom.expert

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kiyar-u-ishi-orlikka-b-yle-159018/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X