erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыздырып башланган Кенәр Сабантуе җил-давыл белән тәмамланды

Бүген, 13 июньдә Яңа Кенәрдә дә Сабантуе узды

Арча белән бер үк көнне узган Кенәр Сабантуе озак елларга истә калырлык булды. Иң төп ярыш - көрәш башланыр алдыннан җилләп-давыллап яуган көчле яңгыр турында сүзем. Кызу көнне кинәт кенә яңгыр алыштырды.

Яңа Кенәр сабан туе көндезге 10нар тирәсендә башланып китте. Традицион уеннар, концерт номерлары матур гына барды. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов милли бәйрәмебез белән котлап, Сабантуйны ачып җибәрде.

Тик көндезге сәг. икедән соң кинәт көчле җил чыгып, күкне караңгылык каплады. Арчада явып үткән бозлы яңгырның бирегә дә килеп җитүен аңлап, халык чабыша башлады. Мәйданда барган уеннар, ярышлар туктатылды, халык качкан җирләрендә яңгырның тынуын көтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике сәгать тирәсе барган мондый һава торышы халәте бераз тынганнан соң, көрәш, аркан тарту, кул көрәше ярышлары уздырылды. Сабантуйның батырлары билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне ялт иткән кояш озатып калды.

Һава торышы кинәт үзгәрү, бәхеткә каршы, зур зыян салмады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X