erid:2VtzquqpS7d
Лилия Тимергалиева туачак баласының кем буласын әйтте
Арча яңалыклары

Лилия Тимергалиева туачак баласының кем буласын әйтте

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның Мәскәүдәге алдынгы медүзәкләрнең берсенә бала табарга китүе турынды язган идек. Инде туасы баланың кем буласы да билгеле булды.

 Лилия белән аның тормыш иптәше Ришат  УЗИның туасы баланы малай күрсәткәнлеген әйтәләр. Булачак әни табиблар күзәтүе астында, ә Ришат әлегә Казанда, көнкүреш проблемаларын җайлап йөри. "Тормыш иптәшемне сагынам, һәрвакыт элемтәдә торабыз", - ди ул. 

Баланы кесарево сечение ысулы белән таптырачаклар. 

 

Лилия белән Ришаттан шатлыклы хәбәрләр көтәбез! Җиңеллек телибез!

http://www.syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/liliya-timergalieva-tuachak-balasyny-kem-bulasyn-ytte

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев