erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәпләре – алтынчы, эшләре – бишле! Юбилеегыз белән!

Шәһәребезнең көнбатыш өлешендәге яңа матур йортлар арасында 2017 елда мәһабәт бина калкып чыкты. Шушы елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе – Казан арты милли мәгариф үзәге“н ачу тантанасы булды.

Мәктәпне төзү, ачу һәм яңа коллективны туплау югары квалификацияле җитәкчегә – Рамил Данил улы Мөхәмәдияровка йөкләнде. Хәзерге вакытта ул район мәгариф идарәсен җитәкли. Ул башлаган эшне 2019 елдан Дилүс Фәрит улы  Мостафин уңышлы дәвам итә.

Казан арты милли мәгариф үзәген лаеклы рәвештә “Белем сарае“ дип атап була, биредә укучыларга сыйфатлы, төпле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. 30 кабинетның һәркайсында компьютер, ноутбук, планшет, интерактив такта, документ – камера, принтер бар. Методик әсбаплар, дидактик материаллар һәр укучыга җитәрлек.

Укыту 3 катта 500 урынга исәпләнгән бүлмәләрдә алып барыла. 2017–2018нче уку елында 484 укучы белем алса, 2018–2019нчы уку елында – 534кә, 2019–2020нче уку елында – 635кә, 2021–2022нче уку елында – 750гә, бу уку елында 887гә җитте.

Мәктәптә 54 педагог эшли. Аларның 23е – югары квалификация категорияле, 24е беренче категориягә ия. 8 укытучы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында жюри әгъзалары, 4 укытучы – БДИ эксперты, 3 укытучы Татарстан Республикасының “Безнең яңа укытучы“ гранты җиңүчеләре булдылар. Бер укытучы “Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча республика һәм халыкара олимпиада җиңүчеләрен, призерларын әзерләүче укытучыларны хуплау“ гранты алды.

Мәктәптә педагогик процесс дәвамчанлык аша тормышка ашырыла. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр биредә мәктәпкәчә әзерлек узалар. Көллият студентлары практика үтә. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылар арасыннан укытучы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр Арча педагогия көллиятенә укырга керә.

Шәһәрнең көнбатыш өлешендә 5нче номерлы балалар бакчасы эшли. Анда шушы микрорайонда яшәүче гаиләләрнең балалары йөри. Мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучылары һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, бакчаны тәмамлау алдында торган балалар өчен мәктәп белән танышу, укуга әзерлек чаралары оештыралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәп үзенең беренче көннәреннән үк янәшәдә генә урнашкан бай тарихлы Арча педагогия көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Көллият өчен мәктәп  практика үтү мәйданчыгы булып тора. Монда укучылар, беренче дәресләрен үткәреп, тәҗрибә туплыйлар. Республика күләмендә квалификация күтәрүче укытучылар биредә дәресләр карыйлар. Мәктәптә үткән чараларда көллият студентлары актив катнаша. Көллияттә белем алучы 7,8,9нчы гимназия сыйныфлары укучылары технология фәнен шушы мәктәпкә килеп укыйлар.

Укыту-тәрбия өлкәсендә  ирешкән югары нәтиҗәләр өчен коллектив берничә тапкыр район башлыгының, мәгариф идарәсенең, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Фән олимпиадалары нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра бара. 2019–2020нче уку елында муниципаль дәрәҗәдә – 65, республика дәрәҗәсендә 9 призлы урын алсалар, 2020–2021нче уку елында алар 84 һәм 15 булды, Бөтенроссия дәрәҗәсендә 2 урын яуланды.

Укучыларның үсеше өчен мәктәптә барлык шартлар да бар. Барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән спорт залы, спорт мәйданчыгы һәрвакыт шау-гөр килеп тора. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр күп. Спорт, фәнни-техник, сәнгать-эстетик түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. Көрәш, туризм, бадминтон, волейбол, регби, “3Д–модельләштерү“, “Атлас тасма“, “Күңелле сәхнә“, “Хореография“ түгәрәкләре һәм секцияләре  укучылар арасында бигрәк тә популяр.

Шушы өч баскыч еллар дәвамында  тыгыз  элемтәдә эшли. Төп максат: укучыларның шәхес буларак үсүенә, камилләшүенә ирешү. Заманча матди-техник базасы белән нык аерылып торган әлеге мәктәптә шуңа ирешәләр.

Сәламәтлек саклау программасы кысаларында булдырылган табиб, процедура бүлмәләре булу да уңайлыклар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X