erid:2VtzquqpS7d
Малай җаным, барып төштем шушында...
Арча яңалыклары

Малай җаным, барып төштем шушында...

Бу баскычлардан көн дә йөрүчеләр бар.

Бу Арча стадионына төшүче баскычлар.

Бер көнне махсус туктатып бер ир кеше сөйләп торды.

- Көн саен шушыннан эшкә йөрим мин. Малай җаным, бер көнне барып төштем шушында. Беттем мин әйтәм. Көчкә тордым. Ярый әле сөякләрем сынмады.

- Шәһәр җитәкчелеге моны болай тотмас, - дидем. - Көннәр рәтләнүгә яңа баскычлар эшләп куярлар. Азрак түзик инде...

- Ышанасызмы? - дип шикләнеп сорады ир кеше.

- Ышанам, - дидем.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев