erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Март аенда ашламаны ничек кулланырга?

Ачык кар өстенә сибәргә ярыймы?

Әлбәттә, һәвәскәр бакчачылар өчен дә бу һич яңалык түгел. Башкортстан­ның табигый-климатик үзенчә­лекләре төрлечә. Кайдадыр кар март уртасына кадәр үк актив эри, төньяк һәм таулы төбәкләрдә ул соңрак та башланырга мөмкин. Димәк, ашламаны кар өстенә сибү, беренче чиратта, шул якның табигый үзен­чәлегенә, кар катламының ни дәрәҗәдә тыгыз һәм калын булуына да бәйле.
Мисал өчен, көньяк районнарда март кояшының тәүге җылы нурлары карга төшү белән бу эшкә тотынырга була. Бу вакытта, билгеле, кар көн дәвамында актив эрүен дәвам итәргә, ә төнге сәгатьләрдә бераз туңдырырга тиеш. Эшне шулай оештырганда, микроэлементлар кар өстендә акрын гына эрүен дәвам итә һәм эрегән кар суы белән туфрак өстенә “утыра”. Кар сүлпән эрегәндә инде ул микроэлементларны эрегән су үзе белән агызып, ашлама сибелгән мәйданнан алып китәчәк.
Иртә яздан кайсы төр ашламаларны кулланырга киңәш ителә?

Фосфорлы

Аерым төр ашламалар карның тизрәк эри башлавына да булышлык итә. Шуларның берсе — фосфорлы ашламалар. Әлеге төркемнән суперфосфатка тукталыйк. Шунысын истән чыгармагыз: ул әлеге вакытта һич тә өстәмә тукландыру ролен үти алмый. Сәбәбе бик гади: фосфор төркемен­дәге минерал бары тик туфрак катламы эченә эләккәч кенә файда бирә башлый. Аның катнашмасын турыдан-туры үсемлек төбенә сипкән­дә яисә утырткан вакытта тамыр төбенә койганда үсемлек яхшы тукланачак.
Шуңа күрә “киңәшчеләр” сүзенә ышанып, аны һич тә кар өстенә си­бәр­гә ашыкмагыз.

Азотлы

Монысын март аенда кулланырга мөмкин. Әмма азотлы минералларның да берничә төркеме була. Кибеттә белешмә алу белән генә чикләнмичә, сатучыдан тәгаен ашламаны кайчан һәм ничек кулланырга кирәклеге, нинди нәтиҗә бирәчәге турында да кызыксынырга кирәк. Азотлы ашлама­лар­ның кайбер үзенчәлекләренә тукталыйк.
Карбамид. Аны мочевина дип тә йөртәләр. Аның составында азот микъдары бик күп, 46 процентка җитә. Белгечләр аны, шулай ук, март аенда кулланырга киңәш итми. Гомумән, җир өсте өлгермичә, аның файдасы бөтен­ләй юк.
Мочевинаның нәтиҗәсе бары тик июнь аеның икенче яртысында гына яхшы күренә. Бу вакытта туфрак эчен­дә мочевинаны таркатучы уробак­терияләр актив эшли башлый.

[b]Шул ук вакытта...[/b]
Әлеге препаратны бераз иртәрәк куллануның бер файдасы бар. Алдан әзерләнгән катнашманы кар эреп беткәнче үк бакчадагы агачларга бөр­кеп сипкәндә яхшы. Катнашма 10 литр суга 8 грамм карбамид исә­бен­нән әзерләнә. Мондый очракта ул фунгицид ролен үти.

Ә менә кальций селитрасын кар эреп, җир өсте ачылганда сибәргә ярый. Өстәмә тукландыруның әлеге төре бер үк вакытта азот һәм кальций ашламасы ролен башкара. Язын агач­лар бөреләнә башлаганчы, ул аеруча урынлы булачак. Селитраны һәр квадрат метрга берәр уч исәбеннән дә ким сибәргә тырышмагыз.
Аммиак селитрасын дөрес файдалана белгәндә, ул аеруча нәтиҗәле. Яз көне бакчада кулланган иң беренче ашламагыз шул булсын. Һәвәс­кәр бакча­чыларның күбесе аны башкаларга караганда арзанрак торганы өчен генә файдаланмый, ә нәтиҗәсе әйбәт булуына ышанып ала. Аның сере шунда: селитра грануллары эреп өлгермәгән карны гына түгел, ә туфрак өстендәге боз элпәләрен дә эретергә сәләтле. Кар яки җир өстендә боз катламы калын булганда ул аеруча файдалы.
Болардан тыш, селитра туфрак салкын булганда да тәэсир итә башлый. Карны яисә туфрак өстендәге бозны эретеп, ул өстәмә язгы тукландыруга сусап ятучы үсемлеккә яңа сулыш бирә.

[b]Белешмә.[/b] Мондый очракта бер генә органика да үсемлекләргә селитра кебек ярдәм итә алмый. Чөнки алар, минераллардан аермалы буларак, җылы туфрак өстендә генә “эшли башлый”. Шуңа күрә, аммиак селитрасын күпьеллык яшелчә культураларына, шулай ук виноградларга, куак һәм агач төпләренә сибәсез икән — шуннан да яхшы “сый” булмас.

Бакчачылар янә бер үзенчәлекне истән чыгармаска тиеш. Селитра сос­тавында азотның нитратлы һәм амидлы формалары да була. Мондый катнашмада нитратлар үсентегә тиз арада тәэсир итә башлау көченә ия була һәм шул рәвешле үсентенең азотка булган ихтыяҗын каплый. Бер атна үтүгә, катнашмадагы икенче формасы (амидлы) “эшкә керә” һәм үсемлекне тукландыру вакытын озайтырга булышлык итә.

Комплекслы
Бакчачылар арасында комплекслы ашламаларны уңышлы кулланучылар да аз түгел. Ул бик гади һәм яхшы нәтиҗә дә бирә. Әйтергә кирәк, март аенда кар өстенә сипкәндә шуларына өстенлек бирелә дә инде.
Комплекслы ашлама составы катлаулы түгел. Аларда азот катнашмасы булган азофоска, калий, фосфор бар һәм әлеге минерал күләмнәренең һәркайсы 15әр процент тәшкил итә. Кар өстенә сипкәндә алар яхшы нәтиҗә бирә. Кар катламы эри башлау белән, су белән туфракка сеңеп, үсен­теләрне туендыра башлый. Әйткәндәй, аның бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел.
Билгеле, финанс мөмкинлекләренә карап, бакчачылар минералларның тагын да көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк көчкә ия булганнарын сайлый ала. Комплекслы минерал составында югарыда телгә алынган калий, азот һәм фосфор гына түгел, ә бакыр, тимер, бор, цинк, үсентеләргә кирәк булган башка микроэлементлар да бар. Мондый катнашмаларны да иртә яздан, яки кар эри башлагач, март айларыннан сибү уңай нәтиҗә бирә.
Яхшы уңыш үстерү, әлбәттә, җирне дөрес эшкәртүгә яисә тәрбияләүгә генә бәйле түгел. Ашламаларны дөрес һәм вакытында куллана белү дә мөһим. Ышанычлы, мул уңышка һәм агач үсенте­ләренең яхшы үсешенә ярдәм итәргә телисез икән, югарыда телгә алынган киңәшләрне истә тотып, бакча эшләренә иртә яздан — кар эри башлаганда ук тотынырга кирәк.

[

b]Помидор... кычыткан ярата[/b]
* Помидор үсентеләре туфракның сыйфатын һәм аның никадәр ашланган булуын тиз “сизә”. Шуңа да бу төр яшелчәне үстергәндә, туфракны артык ашламаларга ярамый, киресенчә, ул бераз җитми калырга тиеш.
* Помидор үсентесенә беренче тапкыр 2-3 яфрак күренгәч ашлама сибәләр. Бу җәһәттән 10 литр суга бер аш кашыгы мочевина салына. Бер атна үткәч, нирофоска эремәсе белән ашлыйлар. 1 литр суга 1 чәй калагы күләмендә алына ул.
* Помидор үсентеләре күп уңыш бирсен өчен ашлама: кычыткан яфракларын суда төнәтеп, аны 2 атна караңгы җирдә тоталар. Әлеге ашлама тирескә караганда да нәтиҗәлерәк булып

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Mart-aenda-ashlamani-nichek-kullanirga-175841/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X