erid:2VtzquqpS7d
Март аенда көтелгән һава торышы фаразланды
Арча яңалыклары

Март аенда көтелгән һава торышы фаразланды

КФУ профессоры Казанда март аенда көтелгән һава торышы турында сөйләде

РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, март аенда Татарстан башкаласында айлык уртача температура нормадан 0,5 градуска түбәнрәк булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Айлык явым-төшем күләме нормадан 120 процентка артыграк булачак. Елның бу вакытында шәһәрдә уртача айлык температура норма буенча -3,9 градус, ә явым-төшем күләме 33 миллиметр тәшкил итә. Мартның беренче атнасы аномаль җылы булачак», - диде ул.

Алдагы биш көндә уңай аномалия 2-4 градус тәшкил итәчәк. Әмма 7 марттан температураның түбәнәюе көтелә. Аерым алганда, 6 һәм 7 мартта көндезге температура -7, -5, ә төнлә -11, -14 градус тәшкил итәчәк, бу салкын аномалия хакында сөйли. Тулаем алганда, айның беренче декадасында температура нормадан ике градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Казанда язын һава торышы нинди булачагы турында тулырак язманы Sntat.ru сайтында укыгыз.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-03-2021/kfu-professory-kazanda-mart-aenda-k-telg-n-ava-toryshy-turynda-s-yl-de-5810023

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре һава торышы

Нет комментариев